Мәктәптә математик белем бирүнең төп максаты булып интеллектуаль үсеш һәм хәзерге тормышка тулы канлы яраклаштыру өчен кирәкле фикерләү сыйфатларын формалаштыру тора. Математика укытучыларының район методик берләшмәсенең бурычы - мәктәпнең һәр укучысына математика буенча имтиханнарга сыйфатлы әзерлек алу, имтиханнарны уңышлы тапшыру өчен кирәкле белем, осталык һәм күнекмәләр алу мөмкинлеге бирү.
Югары Ослан урта мәктәбендә 9, 11 нче сыйныф укучылары математика буенча сынау тесты узды. 144 чыгарылыш укучысы чираттагы тапкыр контроль-үлчәү материалларын үтәүдә белемнәрен сынады. Әлеге процедура металлорамкалар һәм видеокүзәтү кулланып үткәрелде.