17 март көнне Казанның «Ак Барс" Яшьләр үзәгендә "Ритм» фестиваль үзәге оештырган «Алтын Лира» Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы булып узды.
Бөтен илдән һәм чит илләрдән шәһәр коллективлары белән беррәттән безнең районның балалар сәнгать мәктәбенең «Жемчужина» хореография коллективы (җит. П. А. Осипова), «Халык-стильләштерелгән биюе» номинациясендә «Кырым-татар биюен " жюри хөкеменә тәкъдим итте.
Коллективта катнашучылар жюри һәм тамашачыларның күңелләрен үзләренең таланты, кабатланмас һәм сәхнәдә үз-үзләрен лаеклы тота белүләре белән әсир иттеләр.
Коллективка фестиваль Кубогын тапшыру һәм агымдагы елның май аенда узачак «Ритм» КФҮнең киләсе конкурсында катнашу өчен сертификат тапшырылды.
Укучыларга уңышлар телик! Алга "Энҗе Бөртеге"!