"Иң яхшы физик культура укытучысы"

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

18 февральдән 15 мартка кадәр «Иң яхшы физик культура укытучысы» һөнәри осталык конкурсы узды. 
15 нче март көнне Макыл урта мәктәбендә Югары Ослан муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләренең 7 физик культура укытучысы катнашты. Укытучыларга ике конкурс сынавын - ачык дәрес һәм проект эшчәнлеге узарга кирәк иде. 
Нәтиҗәләр 20 мартка кадәр билгеле булачак. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International