Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары семинары

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

 Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Иҗтимагый-фәнни фәннәрне укытуның эчтәлеген һәм технологияләрен яңарту шартлары” темасына тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары булып узды.
Семинар кысаларында «Борынгы Рим» (укытучысы Жесткова О. В.) 5 нче сыйныфта дәрес - сәяхәт күрсәтте. Анда укучылар төркемнәрдә төрле эш формалары, шулай ук тексттан һәм видеосюжетлардан мөстәкыйль рәвештә белем ала белүләрен күрсәттеләр.  Интерактив белем бирү мохите буларак "Веб-квест технологиясе" мастер - классында катнашучыларны укытучы Лазарева Р. А. таныштырды.
Семинарда катнашучылар җәмгыять белеме, хокук, икътисад дәресләрендә финанс белеме нигезләрен өйрәнү һәм укучыларны ДЙАга әзерләү белән кызыксынды.
 Семинарда катнашучылар тарих һәм җәмгыять белеме буенча йомгаклау аттестациясендә укучыларны әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Дадыкина И. Н.  тарих буенча ОГЭ КИМ нарында модульле үзгәрешләр турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International