2019 елның 18 мартында балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында клавиш халык уен кораллары бүлеге концерты булды.
Бу укучылар һәм укытучылар В. А. Киреев, О. А. Киреева, И. Р. Сөнгатуллинның башкарылган эшләре турында хисап. Бүлектә 30 бала шөгыльләнә һәм ул соль, ансамбль башкаруында, шулай ук оркестрда осталыкларын күрсәтә. Концертта укучылардан тыш укытучылар Виктор Александрович һәм Ольга Анатольевна Киреевлар да катнашты. Бу кичтә классик, заманча, үзенчәлекле музыка, шулай ук халык көйләрен эшкәртү яңгырады.
Укучылар һәм укытучыларның чыгышлары концерт кунаклары тарафыннан көчле алкышлар белән кабул ителде.