Фермер хуҗалыкларын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов фермер хуҗалыкларын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды, алар төрле юнәлешләр буенча авыл хуҗалыгы объектлары төзергә теләк белдерделәр. 

Үз бизнес тәкъдимнәрен бирделәр: 
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлегеннән Вероника Әхтәмова, Александр Лукоянов һәм Макылдан Иван Тихонов терлек симертү буенча терлекчелекне үстерүне планлаштырган; Борнаш авыл җирлегеннән Илнур Ибраһимов, Владимир Костюнин һәм Рөстәм Гилмиев крестьян фермер хуҗалыклары төрле юнәлешләр буенча, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүне дә кертеп, Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлегеннән "Аргамак" крестьян фермер хуҗалыгы; ат үрчетү буенча Вахитов авыл җирлегеннән фермерлар Нәсибуловлар. 
 
Һәр фермер үз планнарын бәян итте, район башлыгы алдында проблемалы мәсьәләләрне билгеләде. 

Чарада авыл җирлекләре башлыклары да катнашты, алар да үз территорияләрендә кече формаларны үстерү белән кызыксыналар.  

Һәр фермер буенча бирелгән проектларны гамәлгә ашыру буенча уртак эш башлана.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International