Бүген Куралово авыл җирлегендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Виктор Тимиряев җитәкчелегендә "Югары Ослан районында язгы ташу белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларның нәтиҗәләрен йомшарту чараларын тормышка ашыру турында" киңәйтелгән киңәшмә узды.
Утырышта комиссия рәисе урынбасары - Югары Ослан янгын сүндерү-коткару гарнизоны башлыгы Эдуард Пестов, комиссия секретаре – ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Елена Поддубова, комиссия әгъзалары, шулай ук чакырылган авыл җирлекләре башлыклары, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Людмила Абрамова һәм «Татмедиа» филиалы «Волжская Новь» редакциясе җитәкчесе Нусрат Мөфталиев катнашты.
Язгы ташуга әзерлек кысаларында 2 апрельдә Куралово авылында халыкны ашыгыч рәвештә күчерү системасын тикшерү узачак. Шулай ук 18 марттан Сулица елгасындагы су дәрәҗәсен үлчәү буенча тәүлек буе вакытлы гидропост оештырылды.