Яшьләр клубында язгы көн тигезлеге көненә багышланган рәсем конкурсы булып узды.
Анда Югары Ослан урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Чараның икенче өлешендә конкурста катнашучылар әзерләгән Яз турында шигырьләр яңгырады. Бәйрәм хөрмәтенә ПМК театр студиясендә тәрбияләнүче Хәйрулова Айсылу музыкаль бүләк, татар телендә җыр бүләк итте.
Чара гомуми фото белән тәмамланды. Конкурс нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.