Кичә “Өстәмә белем бирү үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе базасында Россия мәктәп укучылары хәрәкәте активистларының район слеты узды.
Әлеге чара гомуми белем бирү учреждениеләрендә иреклеләр хәрәкәтен үстерүгә һәм Җиңү волонтерларының мәктәп отрядларын булдыруга багышланган иде.
Слет эшендә Россиянең Яшьләр хөкүмәтләре Ассоциациясе вәкиле Жиринов Александр катнашты, ул балаларга мәктәптә ирекле эшчәнлек оештыру, планнар төзү һәм проектларда катнашу турында сөйләде.