"Шигырь юллары белән әйткәндә…"

2019 елның 22 марты, җомга

Бөтендөнья шигърият көне ел саен 21 нче мартта билгеләп үтелә. Поэзия-кешелекнең иң даһи казанышларының берсе, мөгаен! Бу көнне район үзәк китапханәсендә “Китап сөючеләр”клубы кысаларында җирле шагыйрь Николай Мякишев белән «Шигырь сүзләре...» дип исемләнгән шигъри кичә-очрашуга кабат җыелды. Кичәнең алып баручысы Галина Хәсәнова катнашучыларны шагыйрьнең иҗади эшчәнлеге белән таныштырды, аннан соң Николай Тимофеевичка сүз бирде. Автор үзе турында, балачакта ук язылган беренче шигырьләр, «Мин Ватанны яратам " дигән шигырьләр җыентыгы ничек әзерләнүе һәм бастырылуы турында сөйләде.  Бу җыентыкта табигать, якын кешеләр, дуслар, көн кадагындагы темаларга уйланулар турында төрле катламлы шигырьләр тупланган. Аның шигырьләре - эчкерсез, күңелле, зирәк-беркемне дә битараф калдырмады. Чарада катнашучылар күп сораулар бирделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International