Мәктәпкәчә чорның иң мөһим бурычларыннан берсе - баланы социальләштерү һәм аның мөһим өлеше – коммуникабельлелекне үстерү, ягъни яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралаша белүгә өйрәтү.
Мәктәпкәчә яшьтәге баланың коммуникатив компетенциясен формалаштыру заманча мәктәпкәчә педагогиканың актуаль проблемасы булып тора.
Бүген Югары Ослан "Каенкай» балалар бакчасы базасында Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда социальләштерү һәм индивидуальләштерү киңлеген булдыру" темасына гамәли юнәлешле семинар узды.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә әлеге семинар кысаларында өйрәнерлек һәм эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга бик яхшы мөмкинлек бирелде.