Идеяләр территориясе

2019 елның 22 марты, җомга

20 март көнне Тәтеш шәһәренең "Әкият" катнаш төрдәге балалар бакчасы базасында «Эко-мәктәп/Яшел флаг» халыкара программасын тормышка ашыру кысаларында мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре өчен «Идеяләр территориясе» дигән зона экологик фестивале булып узды. 
Фестиваль эшендә ТР буенча «Эко-мәктәп/Яшел флаг» координаторы Исаева Р. И., Тәтеш районында «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте кураторы Воробьева Е. Ю., «Озын Алан» тыюлыгы хезмәткәрләре һәм Апас, Югары Ослан, Кама Тамагы, Буа һәм Тәтеш районнары педагоглары катнашты. 

Фестивальнең нәтиҗәсе буларак, һәр педагог үз эше өчен файдалы, кызыклы нәрсәләр ала алды. 
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларының тәҗрибәсен уртаклашу сертификатлар тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International