23нче март көнне Куралово мәданият йортында Сулица «яшүсмерләр клубы "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!" дип исемләнгән наркотикларга каршы көрәш акөиясе үткәрелде.
Тренер-укытучы Светлана Куркова хәбәр иткәнчә, район территориясендә һәм авыл җирлекләре администрацияләрендә законсыз рәвештә наркотиклар сатып алу, саклау, сату фактлары турында гражданнарның аноним мөрәҗәгате өчен тартмалар урнаштырылган. Наркотикларны законсыз җитештерү, оештыру, саклау һәм аларны сату белән шөгыльләнүче кешеләр турында мәгълүматлар булган һәр граждан теләсә кайсы вакытта «ышаныч телефоны" буенча мәгълүмат бирә ала: +7 (84339) 2-12-82 ; 2-12-29, (84339) 2-22-25.
Барлык катнашучыларга Татарстан Республикасы буенча «Ышаныч телефоны» белән визиткалар таратылды.