Урта гасырлар - гаҗәеп вакыт. Табышмакка, сергә тулы вакыт... Әмма иң беренче чиратта - тарихка кереп калган гаҗәеп геройлар. Гасырлар дәвамында алар турында легендалар, мифлар һәм риваятьләр яшәгән.
26 марттан район балалар китапханәсе барлык теләүчеләрне «Караңгы гасырлар легендалары» китап күргәзмәсе-сәяхәтенә чакыра.
Урта гасырлар кешелек тарихында "кара" дип кабул ителә - бу рыцарьлар һәм турнирлар чоры. Китап күргәзмәсендә Урта гасырлар тарихы, мәдәнияте буенча әдәбият тәкъдим ителә, рыцарьларның көндәлек тормышы, шулай ук урта гасырларга төрелә торган сәнгать әсәрләре турында сөйләнә.