Урманны янгыннан саклыйк

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Кар катламы чыккан көннән алып, тотрыклы яңгырлы көзге һава торышы яки кар катламы барлыкка килгәнче, урман янгыннары чыгу ихтималы арта. Билгеле булганча, янгынны сүндерүгә караганда булдырмый калу җиңелрәк. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы нигезендә «Идел буе урманчылыгы»  территориясендә урманнарда янгын куркынычы сезоны 2019 елның 15 апреленнән башлана.

Янгын куркынычы чоры башланыр алдыннан Дәүләт казна учреңдениесе "Идел буе урманчылыгы» дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманнарда янгыннарны кисәтү буенча профилактик чаралар үткәрелә.

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында ДКУ"Идел буе урманчылыгы»  белгечләре гражданнарга, юридик һәм вазыйфаи затларга, шулай ук авыл җирлекләре башлыкларына урман законнарын бозуга юл куймау турында кисәтәләр. Хәзерге вакытта «Идел буе урманчылыгы» ДКУ буенча 39 кисәтү бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International