Бүген, 26 нчы март көнне, район башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан авылында гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. 7 кеше түбәндәге сораулар буенча кабул ителде: Крестниково авылындагы җир, торак, вак таш салу һәм район мәдәният йортында иҗат концерты оештыру.
Барлык мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм карап тикшерелде, әңгәмә вакытында аңлатмалар бирелде, башкалар контрольгә алынды һәм тиешле хезмәтләргә тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез: район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе көнне 8:00 дән 12:00 гә кадәр алдан язылу буенча 2-18-39, 2-13-38 телефоннары аша гражданнарны кабул итә.
Моннан тыш, район башлыгы урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары тарафыннан гражданнарны кабул итү сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Шулай ук график нигезендә (район сайтында урнаштырылган http://verhniy-uslon.tatarstan.ru) гражданнарны күчмә кабул итү гамәлгә ашырыла.