Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучысы Владимир Абросимовның ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «Туган як» шәхси күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Туган як һәм республика табигатенең матурлыгын сурәтләүче 6 картина тәкъдим ителде. Аның һәр эше Ватанга, табигатькә мәхәббәт белән сугарылган.
Владимир Абросимов «ИЗОтерапия» программасы кысаларында графика техникасы буенча картиналар ясый. Дәрес барышында катнашучылар уңай үзгәрешләр буенча кыйммәтле тәҗрибә туплыйлар. Акрынлап кешенең үзаңны тирәнәя, рефлексия һәм үз-үзеңне тоту, фикерләү, хисләр анализы үсә, гомуми атмосфера яхшыра, башка кешеләр белән элемтәләр киңәя.
Интернатта яшәүчеләргә күргәзмә бик ошады,чөнки картиналар якты һәм игелекле хисләр белән тулы.