Алда-халыкара дәрәҗәдәге ярышлар!

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

16-27 март көннәрендә Мәскәүдә яшүсмерләр арасында авыр атлетика буенча Россия беренчелеге узды. Ярышларга илнең төрле почмакларыннан 350дән артык иң яхшы авыр атлетчы килде.

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында әлеге ярышларда тренер Ришат Мансуров җитәкчелегендә Югары Ослан муниципаль районы балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбенең 2 спортчысы - Андреева Мария һәм Голубина Алеся чыгыш ясады.           

Голубина Алеся 55 кг авырлык категориясендә ике төр ярыш суммасы 167 кг булган нәтиҗә белән беренчелекне яулады.    

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Голубина Алеся һәм Андреева Мария авыр атлетика буенча Европа беренчелегенә сайлап алынды. Мария дөнья беренчелегендә катнашу өчен РФ җыелма командасы составына кертелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International