Татарстанда күчемсез милек Бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) иң кирәкле әйберләрнең берсе.
Өземтә элеккечә күчемсез милек объектына төп характеристикалар һәм теркәлгән хокуклар турында өземтә кала.
2018 елда ТР буенча Кадастр палатасы тарафыннан 450 меңнән артык шундый выписка әзерләнде. Бу узган ел учреждение тарафыннан әзерләнгән документларның 34% ын тәшкил итә (2017 елда бу күрсәткеч 33% тәшкил иткән).
Әлеге документ барлык кирәкле мәгълүматны үз эченә ала: объектның адресы, аның кадастр номеры, мәйданы, кадастр бәясе, билгеләнеше, рөхсәт ителгән файдалану төре, хокук ияләренең ФИО, урнашу урыны тасвирламасы һәм планы (җир участогы өчен) һәм башка кирәкле мәгълүматлар.
ЕГРН нан сугарылган мәгълүматларны кәгазь формада алырга теләгән кешеләр өчен курьер китереп җиткерү мөмкинлеге каралган. Документлар заказ бирүчегә гарызнамәне гамәлгә ашырганнан соң икенче көнне тапшырыла. Казан территориясендә документларны илтеп җиткерүнең әлеге ысулын ТР Кадастр палатасы узган елның сентябреннән башлап күрсәтә башлады. Бүгенге көндә мондый мөмкинлектән 2300 дән артык кеше файдаланган инде.