Профсоюз лидерлары укулары

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

26-27 март көннәрендә Югары Ослан муниципаль районы профсоюз оешмалары координация советы рәисе Лилия Хурматуллина Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы профсоюзларының укыту-тикшеренү үзәге базасында узган семинарда катнашты.
     
Укыту программасы бай һәм төрле иде. Пенсия белән тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре һәм законнардагы төп үзгәрешләр, социаль партнерлык өлкәсендә сөйләшү-килешү эшчәнлегенең психологик аспектлары каралды.      

Моннан тыш, профсоюз активистлары Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе Советының XI утырышында катнаштылар. Төп мәсьәлә буенча доклад белән ТР ФП рәисе Елена Кузьмичева чыгыш ясады.       

Ул социаль партнерлык яклары тарафыннан Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Республика килешүе йөкләмәләрен үтәү һәм 2018 елда социаль-икътисадый сәясәт үткәрү һәм социаль партнерлыкны үстерү турында сөйләде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International