Арча шәһәренең балалар сәнгать мәктәбендә, Г. Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган «Арча ягы - данлы Тукай ягы» XIV Республика балалар иҗаты конкурсы булып узды. Конкурс Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният һәм сәнгать уку йортлары республика үзәге, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты ярдәме белән оештырылды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча «Халык инструментлары» номинациясендә II дәрәҗә лауреат исеменә Дмитрий Каин (баян) - укытучы В. А. Киреев лаек булды. III дәрәҗә лауреат исеменә Анастасия Савичева (аккордеон) - укытучы О. А. Киреева лаек булды. III дәрәҗә дипломант исеменә Ранил Гыйльметдинов (баян)- укытучы И. Р. Сөнгатуллин лаек булды.
Укучыларны һәм аларның укытучыларын җиңүләре белән котлыйбыз!