Узган шимбәдә Югары Ослан авылының «Чемпион" спорт комплексында ДЮСШ тренеры-укытучысы В. Лисин истәлегенә баскетбол буенча ярышлар узды.
Ярышлар түбәндәге максатларда уздырылды:
- халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
- халыкны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү;
- яшьләр һәм өлкәннәр арасында баскетболны популярлаштыру;
- иң көчле командаларны ачыклау;
- ярышларда катнашучылар арасында спорт осталыгын арттыру.
- В. Лисин истәлеген мәңгеләштерү.
Ачылу тантанасында барлык катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль – мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлия Камалетдинова һәм Башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Александр Федотов сәламләделәр.
Барлык катнашучылар Николай Васильевичны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Турнирда Иннополис, Яшел Үзән, Тәтеш, Югары Осланнан 2 команда катнашты.
Җиңүчеләр яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән күчмә кубок, грамота һәм медальләр белән бүләкләнделәр.