2019 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасында торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башланды.
Бүген айлык кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Киров районына пресс-рейдка чыктылар. Әлеге чарада Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, элемтә һәм энергетика буенча урынбасары Рәшит Монасипов катнашты.
Кар эрегәндә урамнарны, паркларны, скверларны, йорт яны һәм юл буйларын, су янында ял итү урыннарын, җитештерү мәйданчыкларын, бакчачылык җәмгыятьләрен чүп-чардан чистарту, шулай ук санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү буенча зур эш башкарылачак.
Районның барлык учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләрен, халкын, бакчачылык участоклары хуҗаларын санитар-экологик икеайлык үткәрүгә җаваплы карарга һәм җирлек территориясен тиешле хәлгә китерергә чакырабыз.