Иҗтимагый совет утырышы 

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Иҗтимагый совет утырышы бүген, 2019 елның 28 мартында, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов катнашында узды. 

Көн тәртибендә биш мәсьәлә: 
1. Иҗтимагый советның 2018 елдагы эш нәтиҗәләре турында;  
2. Иҗтимагый советның 2019 елга эш планы турында;  
3. Югары Ослан муниципаль районы башлыгының «Иҗтимагый совет турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында” карары проекты турында; 
4. Югары Ослан муниципаль районы башлыгының "Югары Ослан муниципаль районының мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү үткәрү буенча Иҗтимагый совет турында” Нигезләмәне раслау хакында карары проекты турында;
5. Иҗтимагый совет составы турында.

Совет рәисе Рифхат Халиков Иҗтимагый советның 2018 елдагы эше турында хисап тотты. Бу отчетны район Советы депутатларына, Иҗтимагый советның барлык әгъзаларының төзәтмәләрен һәм өстәмәләрен исәпкә алып, якындагы утырышта тәкъдим итү карары кабул ителде. Шулай ук Иҗтимагый советның 2019 елга эш планы расланды. Көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International