2019 елның 26-28 мартында "Югары Ослан" агрофирмасы базасында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләрен хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча укыту узды.
“ТИПКА" өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе укытучылары 40 сәгать программасы буенча лекцияләр курсын укыдылар.
Программа тәмамлангач, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча имтиханнар кабул ителде, таныклыклар тапшырылды. Барлыгы утыздан артык таныклык тапшырылды.