Бүген Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсенең еллык конференциясе узды. Шулай ук конференция делегатлары «Яшьләр арасында рус традицион мәдәниятен, рус телен һәм әдәбиятын үстерү һәм популярлаштыру" стратегик сессиясендә катнашты.
Чара барышында Татарстан Республикасында милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту өчен Югары Ослан рус җәмгыяте җитәкчесе А.Н. Алексеев һәм "Карагуҗа кызлары" рус вокаль ансамбле сәнгать җитәкчесе Татьяна Назарова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.