Эш мәсьәләләре буенча киңәшмә

2019 елның 30 марты, шимбә

30 мартта 2019 елның беренче кварталы тәмамлана, Югары Ослан муниципаль районының җирле үзидарә органнарында гражданнарның хатлары, мөрәҗәгатьләре буенча башлангыч нәтиҗәләр ясала.
 
Бу хакта бүген район башлыгы Марат Зиатдинов алып барган оператив киңәшмәдә Советның Гомуми бүлек начальнигы Людмила Федорова һәм Башкарма комитетның гомуми бүлек начальнигы Анна Йосыпова хәбәр иттеләр. Контроль хатлар ябылган, гражданнарның мөрәҗәгатьләренә җаваплар бар, нәтиҗәләр апрель башында ясала.

Утырышта система администраторы Алексей Савичев районның рәсми сайты белән эшләү турында сөйләде, районның рәсми сайтына, «Халык түрәсе» халык тавыш бирүенә анализ ясады, яңалыкларны татар теленә күчерү турында сөйләде.

Александрова Вероника – район башкарма комитетының оештыру бүлеге башлыгы муниципаль хезмәткәрләргә 2018 елда керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү буенча башлангыч анализ ясады. Исегезгә төшерәбез, белешмәләр тапшыру срогы 30 апрельгә кадәр.

Барлык сораулар буенча җаваплы башкаручыларга йөкләмәләр бирелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International