Олы Кайбычта профсоюз активы өчен зона семинары

2019 елның 30 марты, шимбә

29 мартта Югары Ослан муниципаль районының дәүләт һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең профсоюз активистлары Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика комитеты тарафыннан оештырылган белем бирү зональ семинарында катнаштылар.
       
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев мөрәҗәгать итте.
       
Республика профсоюз оешмасы рәисе Ольга Калашникова һөнәр берлегенең тармак, территориаль - тармак килешүләре төзү һәм гамәлгә ашыру, профсоюз әгъзаларына хокукый ярдәм күрсәтү, санатор - курорт юлламалары белән тәэмин итү, мәгълүмати эш юнәлешләре турында җентекләп сөйләде.      

Аннары семинарда катнашучылар өчен Казан федераль университеты укытучылары (Идарә, икътисад һәм финанс институты) профсоюзның хисап-сайлау кампаниясен үткәрү буенча «эшлекле уен» оештырылды. Дәресләр профсоюз хезмәткәрләре өчен бик файдалы һәм бер сулышта узды.     

Семинар ахырында барлык катнашучылар да квалификация күтәрү курсы программасы буенча сертификатлар алдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International