Яшүсмерләр-яшьләр клубының вокал-театр студиясендә тәрбияләнүче Хәйрулова Айсылу II дәрәҗә «Чулпан " төбәкара балалар үзешчән иҗаты фестиваль - конкурсында 7-10 яшьлек вокал номинациясендә лауреат булды.
Йошкар-Ола шәһәрендә татар мәдәнияте үзәге сәхнәсендә Айсылу "Яз килэ» җырын башкарды. Югары Ослан районын лаеклы тәкъдим итеп, ул диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.
Җитәкче Риф Гатауллинга конкурста актив катнашканы, яшь буынны укытуда һәм тәрбияләүдә шәхси өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.