“Яшь гаиләләр" республика конкурсы

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы” «2019-2021 елларга Татарстан Республикасы Авыл яшьләре " ярдәмче программасы кысаларында Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып граждан җәмгыятен үстерүгә гамәлгә ашырыла торган «Киләчәкне үстерәбез” яшь гаиләләр республика конкурсын уздыра.

Конкурс яшь гаиләләр берлеген формалаштыруга, шулай ук Татарстан Республикасы авыл җирлегендә яшәүче яшьләр арасында инновацион технологияләр буларак прогрессив үсемлекчелекне гамәлгә кертүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Конкурста Татарстан Республикасының түбәндәге критерийларга җавап бирүче яшь гаиләләре катнаша:

- авыл җирлегендә яшәүче гаиләләр,

- теркәлгән никахта торучы яки никах турында таныклык булган гаиләләр;

- ир белән хатынның яки бер ата-ананың яше 35 елдан артмаган гаиләләр.

Конкурста катнашу өчен 2019 елның 20 апреленә кадәр электрон адреска amo-rt@mail.ru: гариза; шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык; мотивация хат; видеоролик җибәрергә кирәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International