Туган якны өйрәнү музеенда бүгенге көннән «Татарстанның музей язы – 2019” республика акциясе старт алды.
Әлеге акциянең ачылуы көлке көненә багышланган чара булды. Музей хезмәткәрләре Мария Шаһиәхмәтова һәм Виктория Гатауллина укучылар өчен «Безнең белән көлү» исемле интеллектуаль викторина әзерләделәр, шулай ук балалар колкеле шигырбләр һәм җырлы видео - роликлар карадылар. Соңыннан балаларны бәйрәм открыткалары ясау буенча мавыктыргыч мастер – класс көтте. Һәр баланың матур шәхси открытка ясавы – күңелле булды.