«Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы Казанда 90 нчы еллар башында Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында милли-мәдәни күтәрелеш дулкынында оештырыла. Төп максат - милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне, татар гаиләсенең иң яхшы сыйфатларын саклап калу һәм үстерү. Оешманың Татарстанның барлык районнарында да филиаллары бар һәм Россиянең татарлар күпләп яшәгән барлык төбәкләрендә диярлек.
2019 елның 29 мартында Югары Ослан районының «Ак калфак»татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының оештыру утырышы узды.
Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе рәисе Г. И. Дәүләтшина утырышта катнашып, әлеге оешманың барлыкка килүе район тормышында милли үзенчәлекне саклау, гореф-гадәтләрне торгызу, туган телгә ихтирамлы мөнәсәбәт, район мәктәпләрендә татар телен торгызуда ярдәм күрсәтү буенча билгеле бер эш алып барырга мөмкинлек бирәчәген әйтте. Шулай ук ул милли кием атрибутикасы, татар милли ашлары һәм тд буенча курслар һәм мастер–класслар ачуга ярдәм итәчәк.
Оешма әгъзасы Янтыкова Ф. Р., районның хатын-кызлар Советы Рәисе, хатын-кызлар, гаилә һәм балалар тормышын яхшырту буенча дәүләт сәясәтен билгеләүдә яңа төзелгән оешмага, хатын-кызларга кагылышлы иң кискен проблемаларны чишүдә, ана һәм балаларны саклауда, күп балалы гаиләләргә ярдәм итүдә, милли гаиләне саклап калу һәм үстерү юлы белән татар милләтен берләштерү, телне, гореф-гадәтләрне саклап калу һәм үстерү буенча бергәләп эш алып баруда ярдәм итүен белдерде.
Активист хатын – кызлар кергән оешма әгъзалары: мәдәният, мәгариф, дини оешма вәкилләре, хезмәт ветераннары, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар “Ак калфак” оешмасы рәисе А. К. Минһаҗева җитәкчелегендә безнең районда хатын-кызның торышы, милли мәдәниятне һәм гомумкешелек кыйммәтләрен саклауда һәм үстерүдә аның роле турында фикер алыштылар. Утырышта катнашучылар районның авыл торак пунктларында иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеген активлаштыру буенча планнар билгеләделәр. Алдагы планнарда берничә чара: «Татар гаиләсе» бәйгесе, “Бишек җырлары” район бәйрәме, “!Татар милли мәдәнияте” бәйрәме – авыл Сабантуе, халык иҗаты күргәзмәсе, «Татар милли ашлары» мастер-классы, Корбан бәйрәме һәм уразаны үткәрүдә катнашу.
Үткәрелгән чаралар турында мәгълүмат районның рәсми сайтында «Волжская новь» район газетасы битләрендә басылачак.
Дәүләтшина Г. И.