Районның җирле үзидарә органнарына кергән барлык хатлар, мөрәҗәгатьләр электрон документлар әйләнеше аша башкарыла.
Эшне яхшырту максатында әлеге программага даими үзгәрешләр кертелә, моннан тыш, кадрлар үзгәрешләре дә бар. Шул уңайдан, Югары Ослан муниципаль район Советының гомуми бүлеге 2019 елның 1 апрелендә авыл җирлекләре башлыклары һәм секретарьлары өчен әлеге системада эшләү буенча укыту семинары үткәрде.
Район Советының гомуми бүлек начальнигы Людмила Федорова эшнең барлык нечкәлекләрен мисаллар белән күрсәтеп сөйләде.
Сәгать дәвамында чарада катнашучылардан килгән барлык кызыксындырган сораулар каралды, шулай ук документлар әйләнешендә эшне яхшырту өчен киңәшләр бирелде.