2019 елның 24-25 апрелендә Казан шәһәре, Зайцев ур., 15 нче йорт адресы буенча «Менеджментның нәтиҗәле системалары: сыйфат һәм цифрлы трансформация» VIII Халыкара фәнни-гамәли форумы узачак. Ул Татарстан Республикасы министрлыклары, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Россия һәм чит ил партнерлары ярдәмендә тормышка ашырыла.
Форумның пленар утырышы 2019 елның 24 апрелендә 10.00 сәгатьтә булачак.
Форум үзен цифрлы трансформация шартларында төбәкләрнең социаль-икътисадый үсешенең актуаль мәсьәләләре, компанияләр эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә яңа санлы технологияләр куллануның гамәли мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен тармакара мәйданчык булып торган халыкара дәрәҗәдәге вакыйга буларак танытты.
Катнашучылар өчен панель дискуссияләр, мастер-класслар һәм семинарлар, шул исәптән чит ил белгечләре үткәрелә.
Тулырак мәгълүмат https://ieml.ru/innovation/forum2019/.
Мәгълүмати хат (скачать)