Туган якны өйрәнү музеенда Квест-уен

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Бүген туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Мария Шаһиәхмәтова һәм Виктория Гатауллина «Татарстанның музей язы – 2019» акциясе кысаларында Югары Ослан мәктәбенең 7 сыйныф укучылары өчен «Искиткеч музей дөньясы " дигән квест – уен үткәрделәр.

Балалар биремнәрне үтәү өчен ике командага бүленде. Квестта катнашучыларга маршрут битләр тараттылар, алар аркасында музейның төп экспозициясе буенча сәяхәткә киттеләр. Һәр станциясендә балалар интеллектуаль викторина сорауларына җавап бирделәр. Тасвирламалар буенча музей экспонатлары таптылар, табышмакларга җавап бирделәр һәм музей серләрен ачып җибәрделәр.

Йомгаклау өлешендә квест-экскурсиядә катнашучылар кызыксындыру бүләкләре - яктылык кайтаргыч брелоклар таптылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International