Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының барлык подразделениеләре хезмәткәрләре дә шәһәркүләм өмәгә чыктылар.
ТР Югары Ослан муниципаль районының “Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы» белгечләре гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы территориясендә урнашкан җир кишәрлекләрен арендага бирү, шулай ук фатирларны хосусыйлаштыру сораулары белән 10 кеше мөрәҗәгать итте.
Барлык сорауларга да аңлатмалар һәм язма җаваплар бирелде.