УИК әгъзаларын укыту

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

2019 елның 8 сентябрендә узачак алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауга әзерлек кысаларында 2018-2019 елларда Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайлау комиссияләренең нәтиҗәле эшчәнлеген оештыру максатларында Татарстан Республикасы Сайлау комиссиясе әгъзаларының квалификациясен күтәрү буенча комплекслы өч этаплы программа кабул ителде.

2019 елның 1 апреленнән 20 апреленә кадәр II белем бирү этабын гамәлгә ашыру башлана, аның кысаларында Татарстан Республикасы участок сайлау комиссияләренең кадрлар составын укыту планлаштырылган.

"Сайлау кампаниясе барышында УИК эше" темасы буенча беренче модуль дәресләре 1 нче апрельдән 4 нче апрельгә кадәр Югары Ослан, Макыл һәм Карагуҗа мәктәпләрендә яшүсмерләр клубы базасында узачак.

Уку планына интерактив лекцияләр, кейс-биремнәр, стратегик сессияләр (төркемнәрдә эш), эшлекле уеннар һәм низаглы хәлләрне хәл итү буенча тренинглар кертелгән.

Барлыгы 230 комиссия әгъзасы белем алачак. Һәр комиссия әгъзасы өчен тест узарга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International