Кичә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Виктор Тимиряев рәислегендә КФҮләрдә муниципаль хезмәтләр күрсәтү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Утырыш барышында, 2010 елның 1 апреленнән башлап, мөрәҗәгать итүченең җирле үзидарә органнарында шәхси катнашуы каралмаган барлык муниципаль хезмәтләрне, документларны кабул итү һәм бирү өлешендә, гариза бирүчеләрнең ТР Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетына мөрәҗәгатен төшереп, тулы күләмдә тапшырырга дигән карар кабул ителде.
Бу уңайдан, 1 апрельдән башлап, ТР, Югары Ослан авылы, Медгородок ур., 21а адресы буенча КФҮнең Югары Ослан филиалына мөрәҗәгать итәргә кирәк.