Биектау муниципаль районының Учхоз мәктәбендә укытучылар һәм укучылар өчен Е. А. Боратынский исемендәге 2 нче Республика тарихи-әдәби конференциясе шундый девиз астында үтте. Анда Яр буе Морквашы мәктәбе укытучылары һәм укучылары (Гиниятова Н., Кириллова Н.Л.), Макулово урта мәктәбе (Белкина Т. А.), Татар Борнашы урта мәктәбеннән (Тимохина Н. В. һәм Дадыкина И. Н.) катнашты.
Конференциянең максаты-күренекле әдәбият һәм мәдәният эшлеклеләренең тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнү, туган як тарихына карата кызыксыну уяту, туган ил турында әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәнү.
Конференция кысаларында 4 секция эшләде. Безнен укучылар сер бирмәде, призлы урыннар алып кайтты.