2 апрель көнне Тәтеш шәһәренең "Каенкай» балалар бакчасы базасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия аша балалар инициативасына ярдәм итү ысуллары" темасына мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен төбәкара семинар үткәрелде. Семинарда Ульяновск шәһәре, Тәтеш, Апас, Буа, Кайбыч һәм Югары Ослан муниципаль районнары педагоглары катнашты.
ТР Тәтеш муниципаль районы мәгариф бүлеге начальнигы Красулина Т. В. бу теманың актуальлеген билгеләп үтте.
"Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләре балалар инициативасына ярдәм итү һәм «Клуб сәгате» социальләштерүнең бер технологиясен күрсәттеләр. Югары Ослан «Кояшкай» балалар бакчасы педагоглары: тәрбияче Эльмира Уразметова һәм логопед Лилия Мөхәммәтҗанова «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әхлакый-патриотик үсешендә уеннар куллану" темасына мастер-класс күрсәттеләр. Югары Ослан " Радуга» балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Карасева кунакларга «Җиңү көне» лэтбукын тәкъдим итте.