Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә законнарны гамәлгә ашыру турында

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

25.11.2008 елдагы 273-ФЗ номерлы «Коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль закон нигезендә Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнарының кадрлар хезмәте муниципаль хезмәткәрләрнең, шулай ук аларның тормыш иптәшләренең һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр җыя.

Исегезгә төшерәбез: әлеге закон нигезендә, үзләренең керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматларны тапшырмау яки белә торып дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүмат бирү ышанычны югалтуга бәйле рәвештә эштән азат ителүгә китерә.

Мәгълүмат киләсе елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International