30 марттан 3 апрельгә кадәр Нина Валентиновна Антонова җитәкчелегендәге «Задоринки» хореография коллективы Санкт –Петербург шәһәрендә узган «Нева өстендәге күперләр» халыкара хореография сәнгате конкурсында катнаштылар.
Әлеге чарада 1263 кешедән торган 60 тан артык иҗади һәм иң көчле коллективлар катнашты, алар төрле номерлар күрсәттеләр.
Безнең «Задоринки» коллективы Санкт-Петербургның танылган театрларының берсе булган «Балтийский Дом» Театр-фестивалендә 2 номинация тәкъдим итте. Тырышлыклары һәм хезмәтләре нәтиҗәсе үзен озак көттермәде: - «Социаль курай» - I дәрәҗә лауреат исеменә, «Халык биюе һәм стильләштерү» номинациясендә III дәрәҗә лауреат дипломы бирелде.
Безнең коллективның һәр катнашучысына Россия мәдәният хезмәткәрләре берлегеннән диплом-сертификат, партнерлар һәм иганәчеләрдән бихисап бүләкләр һәм комплементлар тапшырылды.