Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан район үзәк китапханәсендә «Сәламәтлек күпере» дип исемләнгән китап күргәзмәсе үз эшен башлап җибәрде.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар һәм басмалар укучыларга үз организмының үзенчәлекләре турында, сәламәтлекләре турында ничек кайгыртырга кирәклеген, дәвалауның төрле методикасын кулланып, аны ничек сакларга кирәклеген белергә ярдәм итәчәк. Кеше-үзе иҗат иткән үз сәламәтлеген һәм моның өчен ул дөрес, файдалы мәгълүмат белергә һәм аны куллана белергә тиеш.