"Карга боткасы» бәйрәме татарларда иң популяр язгы бәйрәмнәрнең берсе булып тора.
Шуңа күрә кар эри башлауга, беренче инешләр барлыкка килүгә, кошлар очып килү хөрмәтенә Карга Боткасы бәйрәме оештырылды. Бу борынгы обряд чәчү алдыннан үткәрелгән: аның мәгънәсе – яхшы һәм мул уңыш булсын өчен кошларны ашатырга кирәклеге турында.
Бүген Югары Ослан районының «Каенкай” балалар бакчасында татар халкының мәдәни мирасын һәм бәйрәм йолаларын торгызу, балаларны халык музыкасының, авыл фольклоры чыганакларына җәлеп итү, халык иҗатының кабатланмас колоритын өйрәнү өчен чираттагы тапкыр Карга боткасы бәйрәме узды.
Бәйрәмдә балалар бакчасы педагоглары балалар өчен ярышлар һәм уеннар оештырылды. Балалар үзләренең осталыкларын, талантын, җитезлеген күрсәтте.