Куркынычсыз тормыш эшчәнлеге проблемасы хәзерге дөньяда актуаль булып санала. Бигрәк тә без саксыз кечкенә гражданнар – мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен борчылабыз. Балалар өйдә, балалар бакчасы бинасында, уен һәм спорт мәйданчыгында, урамда үз сәламәтлекләренә зыян китерергә мөмкин.
Билгеле булганча, балачакта беркетелгән гадәтләр гомер буена кала. Шуңа күрә балаларны тормыш өчен мөһим булган кагыйдәләр, тормыш куркынычсыз рәвешенә өйрәтү мөһим. Менә ни өчен без балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтәбез.
Бүген Куралово балалар бакчасында ЮХИДИ бүлегенең пропаганда инспекторы Надежда Аксенова юл йөрү кагыйдәләре буенча профилактик чара үткәрде. Надежда Михайловна юл билгеләренең әһәмияте белән таныштырды.