Төзелеш мәйданчыкларын тикшерү

2019 елның 6 апреле, шимбә

Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Виктор Тимиряев һәм Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак – коммуналь хуҗалыгы, элемтә һәм энергетика буенча урынбасары Рәшит Монасипов төзелеш мәйданчыкларын карап чыктылар.

Печище авылында шулай ук балалар бакчасы да урнашкан Печище мәктәбе бинасы түбәсенә капиталь ремонт ясала.

Югары Ослан гимназиясе 1997 елда төзелгән бинада урнашкан. Бүгенге көндә әлеге учреждение район мәктәпләре арасында әйдәп баручыларның берсе һәм белем алучылар саны буенча икенче урында тора.

Объектта 38,0 млн. сумлык эшләр планлаштырылган, бу тәрәзәләрне алыштырырга, түбәне ремонтларга, эчке инженерлык челтәрләрен алыштырырга мөмкинлек бирәчәк. Хәзер, язгы каникул вакытында, подрядчы оешма тарафыннан җылыту алыштырылды.

Рус Макылы авылында күп фатирлы йортка капиталь ремонт үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International