"АRT - БУА «II Республика балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсы»

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Буа шәһәрендә «АRT - БУА»II Республика балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсы узды. Конкурста Югары Ослан районыннан укытучы И. Р. Сөнгатуллина чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, балалар яхшы башкару күнекмәләрен күрсәтеп, лаеклы чыгыш ясадылар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Гыйльметдинов Раниль III дәрәҗә лауреат, Хайретдинов Илдар, Киселевич Артем һәм Азизов Адель I дәрәҗә дипломантлар исеменә лаек булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International