Экологик темага семинар

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Казанның 248 нче номерлы балалар бакчасында катнаш төрдәге балалар бакчасы базасында "Эко-мәктәп/Яшел флаг" халыкара программасын тормышка ашыру кысаларында «Экологик тәрбия бурычларын чишүдә иҗади якын килү» дигән темага семинар булып узды.    

Семинар педагогик студия формасында үткәрелде. Ниһаять, Республика балалар бакчалары педагоглары арасында экология проблемалары буенча тагын да тыгызрак элемтә урнаштыру тормышка ашты.
 
Хезмәттәшләренә Югары Ослан " Каенкай» балалар бакчасы педагоглары видеоролик тәкъдим иттеләр, анда үзләренең эш тәҗрибәсен күрсәттеләр. Надежда Егорова һәм Екатерина Зеленцова ата-аналар һәм балалар белән берлектә «Сыерчык оясына ярдәм ит!" акциясе үткәрделәр. Анда балалар акциядә катнашучыларга сыерчык оялары ясату һәм аларны үз йорты янында элдерү өчен үтенеч белән мөрәҗәгать иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International