Массакүләм мәгълүмат чараларында 8 апрельдән шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән участокларда яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерергә ярамый дигән мәгълүмат пәйда булды. Моны яңартылган җир кишәрлекләрен файдалану төрләре классификаторы үз көченә керүе белән бәйлиләр. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы боерыгы белән расланган классификаторга, чыннан да, үзгәрешләр кертелде һәм аның тасвирламалары баврлыкка килде.
Әлеге редакциядә классификаторның «җиләк-җимеш, яшелчә, бахчевлар» дигән сүзләре төшереп калдырылган, әмма гомуми формулировка - «авыл хуҗалыгы культуралары» үстерү", - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина. Мәсәлән, бөртекле, кузаклы, җиләк-җимеш, азык, майлы, дару, чәчәк үсентеләре һәм башкалар авыл хуҗалыгы культураларына керә.