Бөтенроссия тикшерү эшләре

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

Районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә 2 апрельдән укучылар өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре бара( 4, 5, 6, 7, 10, 11 сыйныф).  Быел безнең район 12 фәндә катнаша.

Бүген 6, 7, 10-11 сыйныф укучылары тарих, биология һәм география буенча биремнәр үтәделәр.  ВПР дәүләт йомгаклау аттестациясе булып саналмый. Аларны элегрәк барлык мәктәпләрдә дә үткәрелгән еллык контроль эшләр белән чагыштырырга мөмкин.

Шуның белән бергә, мондый тикшерү эшләре бердәм критерияле нигездә төзелгән, бу гомуми белем бирү учреждениеләре буенча укучыларның әзерлек дәрәҗәсен ачыкларга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International